Чаллының бер кулы протезлы спортчысы Дөнья Кубогында алтын медаль алды
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бер кулы протезлы спортчысы Дөнья Кубогында алтын медаль алды

Гөлназ Гыйльметдинова Екатеринбургтан җиңү белән кайтты.

 

Юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп бер кулын югалткан шәһәрдәшебез, спортчы Гөлназ Гыйльметдинова зур җиңүгә ирешүен хәбәр итте. Ул физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында Екатеринбургта узган Дөнья Кубогы чемпионатында алтын медаль яулады.

- Спортның көч (силовым) төре буенча чемпионатта Төркия, Белорусия, Әрмәнстан, Чехия һәм башка илләрдән барлыгы 6000гә якын спортчы катнашты. Татарстан данын 60 кеше яклады, шуның 7се Чаллыдан, - диде ул әлеге чара турында.

Чаллы спортчылары 7 алтын, 2 көмеш медаль яулады. Бердников Николай - 1 урын, 2 урын, Фазуллин Ришат - 1 урын, Ибраһимов Рафик - 2 урын, Михедюков Радик - 1 урын, Сабирова Заря - 1 урын, Беляева Августа - 1 урын. 

Гөлназ Гыйльметдинова "Армлифтинг Экскалибур" номинациясендә иң көчле дип табылды һәм алтын медальгә лаек булды.

 


Җиңүчеләр Алтын медаль Бер куллы спортчы Дөнья чемпионаты

Нет комментариев