Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Чулман проспектында зур автобуслар йөри башлады

Автобуслар 5нче маршрут буенча хәрәкәт итә.

Бүген Чулман проспектында, 5нче маршрут буенча барлык уңайлыклары булган зур  автобуслар хәрәкәтенә старт бирелде. Яңа автобуслар Сидоровка бистәсендәге  "Ит комбинаты" тукталышыннан кузгалып китәләр, аннары Яр Чаллы проспекты, Нариманов урамы, 32нче бистә,  Чулман проспекты, Татарстан урамы, Яшьлек проспекты, Тимерчелек һәм Хайер заводына кадәр пассажирларны йөртәләр.

"Яңа автобусларны 5нче маршрут буенча җибәрәбез. Халык күптәннән Чулман проспекты буенча зур автобуслар йөртүне сорады. Без кешеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерәбез", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Мэр "Горкоммунхоз" муниципаль унитар предприятиесе коллективы белән сөйләште.

"Пассажирлар-безнең кешеләр. Аларның төрле кәефтә булуы бар. Әмма онытмагыз без алар өчен эшлибез, - диде ул автобус йөртүчеләргә. - Безнең бурыч - пассажирларга уңайлыклар тудыру".

Пассажирлар өчен автобус салонына хәрәкәт графигы урнаштырылган. Тукталыш исемнәре игълан ителәчәк.

Транспорт предприятиесе директоры  Альвир Әгълиуллин автобуслар расписание буенча хәрәкәт итәчәк, дип ышандырды. Пассажирларны транспортта тәртип һәм чисталыкны сакларга чакырды.

Яңа маршрутта "НЕФАЗ» автобуслары эшли. 

Хәерле сәгатьтә!

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай зур автобуслар Яңа маршрут