Чаллының Гренада паркында яшьләр сабан туе узачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Гренада паркында яшьләр сабан туе узачак

Бәйрәм оештыручылар аны спорт белән бәйләргә уйлый.

17 июнь көнне сәгать 13:00 Гренада паркында үзенчәлекле форматта Сабан туе узачак. Аны яшьләр өчен үткәрәләр. Программада экстрим элементлары белән милли уеннар булачак. Бәйрәмгә килгән шәһәрдәшләрне командаларга бүлеп уйнатачаклар. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


экстрим

Нет комментариев