Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт эшләре кайчан тәмамланыр?

Медучреждениедә ремонт 2018 елның язында башланды һәм ул дүрт этапта уза.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге биредә А блогында эш кайный. 
“Объектның гомуми мәйданы 30 мең кв метрны тәшкил итә. Ул шәһәрдәге бердәнбер шундый профильле учреждение булып тора һәм аны ремонтка тулысынча ябып булмый. Шуңа да эшләрне этаплап алып барабыз. Шулай да төзекләндерүне озакка сузарга тиеш түгелбез”, - дип белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Исегезгә төшерәбез, медучреждениедә ремонт 2018 елның язында башланды. Ул дүрт этапта уза, объект якынча 1,5 млрд.сумга төшәчәк. Ремонт эшләрен якынча 2024 елга кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш