Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең ТОП-10 моношәһәрләре исемлегенә керде

Чаллы Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан ел саен төзелә торган рейтинг нәтиҗәләре буенча Россиянең уңышлы моношәһәрләре унлыгына кергән. Быел 321 моношәһәр бәяләнгән.

Нәтиҗәләрне Мәскәүдә узган федераль видеоконференциядә ТАСС матбугат үзәгендә җиткерделәр. Чара спикерлары – ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнер, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Галкин, моношәһәрләр башлыклары.
Чараның тантаналы өлешендә моношәһәрләрне бүләкләү узды.
«Бу – иң яхшы унлык, бу – үрнәк алырдай шәһәрләр», - дип ассызыклады Ирина Макиева, истәлекле статуэткаларны тапшырганда. Безнең моношәһәрләр бер урында тормый һәм елдан-ел көчәя бара. Алар төрле алдынгы проектларда катнашалар, Моношәһәрләрне үстерү фондынан гына түгел, ә ВЭБ.РФ Төркеме ярдәм итү чараларыннан дә файдаланалар. Безнең ТОП-10 шәһәрдән үрнәк алырга кирәк. Алар үз территорияләрен үзгәртеп, халык, туристлар һәм инвесторлар өчен матур, кызыклы итә алдылар. Бу – шәһәр, регион һәм Фондның бердәм эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды».
РФ Моношәһәрләрне үстерү фондыннан беренче булып Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүләкләнде: «Мин хезмәттәшләрем исеменнән Моношәһәрләрне үстерү фондына рәхмәт белдерәсем килә. Бүген моношәһәрләрдә эшләнгән эшләр – ул батырлык. Исегезгә төшерәбез, 2014 елда дөньяда иң эре «КАМАЗ» автомобиль заводы Чаллыда атнага ике көн эшли иде. Бүген «КАМАЗ» 20%ка үсеш белән эшли һәм параллель рәвештә Чаллы суыткычлар, телевизорлар, кер юу машиналары җитештерә торган шәһәргә әверелде. Бу Мношәһәрләр фонды, республика, шәһәр җитәкчелеге эше нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте ул.
Моношәһәрләр рейтингы 2016 елдан бирле үткәрелә. Яр Чаллы, 2018 елдан башлап, лидерлар арасында.
Унлыкта шулай ук Павловск, Тольятти, Новоульяновск, Губкин, Череповец, Магнитогорск, Түбән Кама, Невиномысск, Котовск шәһәрләре урын алган.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү