Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яңа ел бәйрәмнәре ничек узачак

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә яңа ел бәйрәменең форматы турында атналык матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде.

«Ата-аналар һәм туганнар COVID-19дан вакцинация узу турында яки соңгы алты айда кичерелгән авыру турында расланган мәгълүматка ия булырга тиеш. Бинага кергәндә контактсыз термометрия үткәрелергә тиеш, тән температурасы 37,1дән арткан затларга әлеге чараларда катнашу тыела».
Вакцинация турындагы сертификатка бәйрәмне оештыруда катнашучы персонал да ия булырга тиеш: артистлар, аниматорлар һәм балаларны озатып йөрүче затлар.
Берничә төркем яки сыйныфларның уртак бәйрәм чаралары тыела.
«Үткәрелә торган чаралардан соң, һичшиксез, җилләтү үткәрелергә тиеш, бинада, инструкцияләр нигезендә вируска каршы чаралар кулланып, дымлы җыештыру үткәрелергә тиеш. Һаваны зарарсызландыру өчен нәкъ менә балалар булганда рөхсәт ителгән чараларны кулланырга кирәк», - диде Илгизәр Бариев.
Әйтергә кирәк, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 5 948 очрагы теркәлгән. 

 

Фото: progorodchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел