Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы фотографы демография проблемасын чишә ВИДЕО

Бүген Чаллының Тантаналар үзәгендә игезәкләргә исем куштылар. Әлеге күркәм чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да катнашты. Ул Россия парламентында гаилә, хатын-кыз һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы.

Быел алты ай эчендә Чаллыда 2946 бала туган. Шуларның 22се игезәкләр. «Тантаналы исем кушу чарасы һәр шәһәрдә һәр гаилә өчен булырга тиеш дип саныйм. Күрәсез, әти-әниләр нинди бәхетле! Мондый чаралар аларны якынайта, бәхетләрен тагын да арттыра. Кызганычка каршы, Россиядә бала туу саны кими. Бу өйләнешкән парларның уртача яше 30га якын булуы белән дә бәйледер. Ә менә Чаллы күп балалы гаиләләре белән үзенчәлекле», – диде Татьяна Ларионова.


Тантанада ике гаиләгә бала туу таныклыгы тапшырдылар. Айдар һәм Наталья Шәйдуллиннарның 13 июньдә кыз һәм уллары туган. Яшь әти-әни кызга Амелия, малайга Алмаз исеме сайлаганнар. «Без игезәкләр булыр дип алдан фаразлаган идек. Чөнки нәселдә игезәкләр бар. Бу икеләтә шатлык, шул ук вакытта икеләтә җаваплылык», – ди 20 яшьлек Наталья Шәйдуллина. 


Тантана кунаклары ЗАГС бинасында куелган шәхси фотолар күргәзмәсе белән дә танышты. Аның авторы Кама балалар медицинасы үзәгенең бала тудыру бүлеге фотографы Диләрә Эстрина. Ул балаларның дөньяга туган, әти-әниләрнең сабый белән тәүге очрашкан күркәм мизгелләрне сурәтли. «Әлеге фотокүргәзмәнең ЗАГС бинасында урын алуы бер дә юкка түгел. Өйләнешкән парларның фотодагы бәхетле йөзләрне күреп бәби алып кайту теләге тагын да артуын телим», – ди Диләрә Эстрина. 


Фотокүргәзмә Татьяна Ларионова күңеленә дә хуш килде. «Әлеге күргәзмә Дәүләт Думасы бинасында да урын алырга тиеш. Яңа форматта тормышка ашырылган әлеге милли проект илдәге демография проблемаларын чишүгә яңа юнәлеш бирер дип ышанам», – диде депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев