Чаллы халкы шикаятьлар язарга оста икән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы шикаятьлар язарга оста икән

Быелның тугыз аенда гына да җирле үзидарә органнарына шәһәр халкыннан 6 606 мөрәҗагать килгән.

Кешеләр күпчелек торак-көнкүреш шартларыннан, шәһәрне төзекләндерү буенча зарланып язалар. Шулай ук мәктәпләр, балалар бакчаларындагы хәлләр, тәрбия мәсьәләсен дә күтәрәләр. Юлларның төзеклеге дә халыкны борчый икән.

Шикаятләрнең 4595 е хат формасында, 1361 е интернент аша җибәрелгән.

Шуларның 17,3% уңай хәл ителгән. Чаллы хакимиятенә 173 коллективтан мөрәҗәгать килгән. Шәһәр хакиме һәм башкарма комитет җитәкчесе 331 кешене кабул иткән.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


город

Нет комментариев