Чаллы пассажирларының вакцинация турында сертификатларын тикшерүләрен дәвам итәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пассажирларының вакцинация турында сертификатларын тикшерүләрен дәвам итәләр

Чаллы җәмәгать транспортында контролерлар һәм полицейскийлар QR-кодларны тикшерә.

Хәзерге вакытта шәһәрдә алты бригада эшли, аларның дүртесе - автобусларда, икесе - трамвайда.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерүләр ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырыла, Карарда 22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк QR-кодлары булмаган пассажирларның җәмәгать транспортында йөрүе тыела диелә.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автобус транспорт казан чикләү

Нет комментариев