Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туе бит ул! (опрос)

Былтыр пандемия аркасында милли бәйрәмебез булмый калды. Шәһәрдәшләребез Сабантуйны сагынганнармы? Бәйрәмгә барырга җыеналармы? Сораштыруыбыз шуның хакта.

Миләүшә Хөсниева, 43 яшь:
– Сабантуйны балачактан яратам мин. Хәтерлим әле, әниләр юк акчаларын бар итеп безгә, кызларына, яңа күлмәк, матур гольфик алалар иде. Хәзер тормыш матур, мул, шуңадыр, бәйрәмнәр дә кызык үтә. Сабантуй мәйданында балалар катнашында була торган бәйрәм ачылышын карарга яратам. Концертлар искиткеч матур була, яраткан артистларыбыз килә. Шулай ук көрәшне дә, атлар чабышын да карамыйча калганым юк. Минемчә, елына бер килгән бәйрәмебез Сабантуйга ничек бармыйча каласың инде? Былтыр үткәрелмәгәч, бик сагындырды ул. 

Исхак Мөхлисов, 61 яшь:
– Сабантуйга ел да киләбез, калдырганыбыз юк. Ул бит гаилә бәйрәме. Монда туганнар белән бергә җыелып, күңел ачарга була. Минем 5 оныгым бар, барыбыз бергә чыгарга җыенабыз. Көрәшне карарга яратам, аннан өйгә кайтып ял итәбез дә, кич белән яңадан концерт карарга киләбез. 

Тәнзилә Туктарова, 65 яшь:
– Элек Сабантуй бәйрәменә дефицит товарлар саталар иде. Без балалар белән шуларны алырга дип иртә таңнан чират тора идек. Көрәш, концерт карап утырганны хәтерләмим, юклык заманы иде бит. Иң мөһиме әйбер алу, ә күңел ачу түгел. Заманалар үзгәрде хәзер, бар нәрсә дә бар. Тик Сабантуйга бармыйм. Ни өченме? Кеше күп булган җирдә йөрисем килми, коронавирустан да куркам, кызыгын да тапмыйм. Картаямын, ахры. 

Салисә Хайруллина, 58 яшь:
– Нинди бармаган ди ул? Алдан ук пешеренеп, бөтен кирәк-яракны әзерләп куям. Бер сумка тутырып ризык алып барабыз Сабантуйга. Табигать кочагында ашап утырулары ни тора. Миңа иң ошаганы бәйрәмнең тантаналы төстә ачылуы. Кичке концертны яратып карыйм. Быел минем яраткан җырчым килә. Аңа бармыйча калып буламыни? Сабантуй бит ул елга бер генә килә, аны көтеп алабыз, ашкынып барабыз.
Анастасия Сөләйманова, 19 яшь:
– Мин Минзәләдән. Чаллы педагогия колледжының беренче курсында укыйм. Сабантуй бәйрәмендә катнашам, репетициягә килдек. Катнашмасам да, бәйрәмгә килгән булыр идек. Чаллы Сабантуе бит ул! Әниләр белән күрше шәһәрдән дә ел саен килеп карый идек. Кечкенә чакта төрле ярышларда катнашып, призлар да алдым. Ул елга бер генә була торган халык бәйрәме, анда килмичә мөмкин түгел. 

Виктор Мамедов, 52 яшь:
– Сабантуй бәйрәменә ел да барам. Ничек инде бармаска? Быел бигрәк тә сагындырды. Миңа аеруча көрәш ошый. Мин аларның һәркайсын беләм, елдан-ел үсешләрен күзәтәм. Шуны карар өчен махсус киләм, үзебезнең чаллы батырлары өчен җан атам. Башыннан ахырына кадәр утырам. Әлеге бәйрәмне ат чабышларыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел! Аны да карарга иде исәп. Кичкә салютка да төшәрмен, бәлки. Бәйрәмне оештыручыларның тырышлыгы, әзерлекләре күренеп тора: үләнне чабалар, зур машина кую урыны әзерлиләр, балалар өчен шәһәрчек төзиләр. Шәп булырга охшаган.

Исламия Җиһаншина, 53 яшь:
– Бар иде шундый чаклар, Сабан туе алдыннан әниләр белән базарга барып, кием алып кайтыр идек. Матур буласы килә иде. Хәзер кием белән дә, башка нәрсә белән дә беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың шул. Бөтен әйберебез җитәрлек. Тик барыбер нәрсәдер җитми. Вакыт та юк, теләк тә юк, коронавирус белән гел куркытып торалар. Кешеләргә берүк саклану чараларын оныта күрмәгез дип кисәтәсем килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу