Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуенда 160 көрәшче келәмгә керәчәк

Бүген шәһәребездә сагынып, көтеп алынган Сабантуй бәйрәм ителә. Милли бәйрәмебезнең бизәге ул – көрәш.

Чаллы көрәшчеләре өчен ул – еллык имтихан. Аларның инде беренче җиңүләре дә бар. Тукай районы Сабантуенда абсолют батыр исеменә Эльдар Хәмитов лаек булды. Ул данлыклы көрәшче Рәкыйп Хәмитовның туганнан туган энесе. 
Чаллы Сабантуенда 160 көрәшче келәмгә керәчәк. 12-13 яшьлекләр “Әкият” балалар мәйданчыгында үз көчләрен сынаячак, аннан өлкәнрәкләре – төп мәйданда. Баш хөкемдар – көрәш буенча спорт мастеры, Россия, Татарстан Республикасы чемпионатларының, халыкара ярышларның җиңүчесе булган, Чаллы Сабантуйларында батыр калган Айрат Гыйлаев. Абсолют батырны быел да автомобиль көтә. Яшьләр арасында җиңүчегә тәкә һәм акчалата бүләк булачак. Һәр үлчәү категориясендә җиңгән көрәшчегә акчалата приз каралган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш