Чаллы сукбайлары тест үтә - ФОТОЛАР, ВИДЕО
“Приют человека” хәйрия проекты аша көн дә 60 ка якын кеше кайнар ризык белән туклана.
Чаллыда “Приют человека” хәйрия проектының уңышлы тормышка ашырылуы турында хәбәр иткән идек. Аның кысаларында йорт-җирсез калганнарга, ризык алырга мөмкинлеге булмаганнарга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Аларны кайнар аш, өс һәм аяк кименәре белән тәэмин итәләр.
Инде хәбәр итүебезчә, приютның үз таләпләре дә бар: биредә салмыш килгәннәрне кабул итмиләр. Әлеге эшне җиңеләйтү өчен шушы көннәрдә урында алкотест үткәрә башладылар. Бу эшне проект җитәкчесе, эшмәкәр Рөстәм Гатин шәхсән үзе башкара.
Ризык бирмәгәч, “кызып” килгәннәр ачуланып, тавыш чыгарырга да күп сорамый. Үзләрен аек дип исбатларга тырыша. Конфликтларга нокта куяр өчен алкотестер алырга булдым. Сатучылар мине танып, җайланманы бүләк итеп үк бирделәр. Хәзер безгә килгән һәр кеше тест үтә. Җайланманың төзеклеген исбатлау өчен үзем өреп тә күрсәтәм, Шөкер, исерек килүчеләр саны хәзер шактый кимеде”, - ди Рөстәм Гатин.
Сүз уңаеннан, «Приют человека» дигән проект авторы, эшмәкәр Рөстәм Гатин турында монда язган идек. Моннан тыш сукбайларның театрга җыенуы турында монда язган идек.
Айзирә Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев