Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сукбайлар театрга җыена

«Приют человека» хәйрия проекты кысаларында Чаллыда һәм Менделеевскта йортсыз-җирсез һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне атнага өч мәртәбә бушлай ашаталар.

Бу эшне эшмәкәр Рөстәм Гатин оештырды. Махсус вагонда ресторан, кафелардан китерелгэн ризык таратыла. Моннан тыш сукбайларга документларын торгызырга, эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Медицина хезмәткәрләре килеп анализлар ала. 
Ә шәһәрнең бер театры мохтаҗларны кунакка чакырган.  Рөстәм Гатин: “Спектакль карарга мунча кергәч барабыз”, - ди. Хәзер ул сукбайларны атна саен мунчага йөртү мәсьәләсен хәл итеп йөри.

Чаллыда сукбайларның тормышындагы үзгәрешләр турында «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев