Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сукбайларны ашатучы Чаллы эшмәкәре «Ел кешесе» исеменә лаек булды

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин «Я Покупаю» Россия журналы үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча «Ел кешесе» дип танылды.

Мәгълүм булганча, шәһәрдәшебез даими яшәү урыны булмаганнарга, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган «Приют человека» проекты авторы булып тора.  Аның кысаларында авыр тормыш шартларында калган шәһәрдәшләребезгә бушка кайнар аш, кием-салым тәкъдим ителә, табиб һәм юрист ярдәме күрсәтелә, эшкә урнашу мөмкинлеге булдырыла.

– Бу җитди номинация. Җиңүчене билгеләгәндә без глобаль проектка - кешелекне саклап калу өлкәсендәге хезмәткә игътибар бирдек. Чаллыда бу премиягә номинантлар бар, бу бик сөендерә, – диде җиңүчене атаганда «Я покупаю. Набережные Челны» журналы баш редакторы Жанна Дарина.

– Мин элек җитәкчеләргә, мул тормышта яшәүчеләргә хезмәт күрсәттем, хәзер – бернәрсәсез кешеләрне ашатам. Әмма мин хәзер элеккегә караганда күпкә баерак, – диде Рөстәм Гатин җиңүче сынын кулына алган вакытта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев