Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары җиңеп кайтты

2 нче гимназия укучысы Айсылу Ишалина һәм 30 нчы мәктәп укучысы Роза Әмирова – призер булдылар. 

Кичә  Казанда Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар  бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, Олимпиадада катнашкан 15 мең кеше арасында Чаллының 41 нче мәктәп укучысы Нина Иванова  1 нче урын яулады, 2 нче гимназия укучысы Айсылу Ишалина белән 30 нчы мәктәп укучысы Роза Әмирова – призер булдылар. 

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә исә 41 нче мәктәп һәм 54, 76 нчы гимназия укучылары призлы урын алды. Бәйге җиңүчеләре арасында  54нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Вахитова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф