ТР Дәүләт Советы шундый карар кабул итте.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында депутатлар республика территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуга тыю турында закон проектын икенче һәм соңгы укылышта кабул итте.
Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 18 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге россиялеләрнең 62% ының тартып караганы бар, вейп кулланучылар өлеше 9% тәшкил итә.
Электрон сигаретларның төп аудиториясе – зур шәһәрләрдә яшәүчеләр. Чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр кертеләчәк, бу базарда катнашучыларга һәм кулланучыларга мәгълүмат җиткерү өчен кирәкле күчеш чорын тәэмин итәчәк.
Нет комментариев