Авариядә бер ир-ат һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Авариядә бер ир-ат һәлак булды

Фаҗига Актаныш районында килеп чыкты.

Татарстанның Актаныш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды. ГАИ мәгълүматларына караганда, 50 яшьлек «Лада» машинасын йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә йөртүчесе урынында ук һәлак булган.
Юл һәлакәтенең сәбәпләрен Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары тикшерә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе әлеге фаҗига уңаеннан машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
 


машина авария дтп кеше үлеме

Нет комментариев