Биредә бер ел эчендә фәнни эшчәнлеккә 2,6 миллиард сум акча тотылды.
«КАМАЗ» ГАҖ Россиянең иң югары фәнни-техник потенциаллы компанияләре арасына керде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча AK&M агентлыгы автогигантка рейтингның иң югары дәрәҗәсен — 8,56 балл бирде.
Бәяләүне 2026 елның 27 январында расланган Россиянең иң эре компанияләренең фәнни-техник үсешен билгеләү методикасы буенча үткәрделәр. КАМАЗ бу югары нәтиҗәгә тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне масштаблы яклау аркасында иреште. Ел эчендә предприятие фәнни эшчәнлеккә 2,6 миллиард сум акча тотты. Бу гомуми керемнең 0,68%ын тәшкил итә.
2025 елда компания шулай ук 48 патент һәм файдалы модель теркәде. Тикшеренүләр белән КАМАЗ структурасына кергән һәм БДБда иң эре булган Автомобиль сәнәгатенең фәнни-техник үзәге шөгыльләнә.
Үзәкнең төп эшләнмәләре йөк автомобильләре белән бәйле: белгечләр яңа двигатель конструкцияләре өстендә эшли, машина узелларын һәм детальләрен камилләштерә. Заманча җитештерү җиһазлары булдыру буенча эшли.
Нет комментариев