Берьюлы 19 кеше һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы 19 кеше һәлак булды

Кемерово өлкәсендә самолет егылып төште.

Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Сердюк Ягуново авылы янында бер самолетның һәлакәткә очравын хәбәр итте. «Ягуново авылы районында авиация һәлакәте булды. Һәлакәт урынына чыктым»,  – диде ул үзенең  социаль челтәрләрдә.
Аның әйтүенчә, самолет транзит булган. Хәзерге вакытта урында белгечләр эшли. Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана. 

«Территория чолгап алынды. Хокук саклау органнары, Кузбасс коткару хезмәтләре, һәлакәтләр медицинасы белгечләре эше өчен штаб җәелдерелгән», – дип хәбәр итте губернатор.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Ан-12 самолетындагы 19 кешенең барсы да вафат булган.

Фото: Видеодан скриншот


Һәлакәт кешеләр үлеме

Нет комментариев