Сәламәтлек саклау учреждениеләренә битлек режимы кертелә
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау учреждениеләренә битлек режимы кертелә

Бу хакта Сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.

ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итүенчә, бу  республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту белән бәйле. Ул үзенең макс каналында:
«Бу беренче чиратта, пациентларыбызны йогышлы авырулардан саклау һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Шулай ук Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итүен исегезгә төшерәбез. Эпидемия бусагасына җиткәнче, үзегезне һәм якыннарыгызны саклап калу мөмкинлеге бар», – дип язды.


битлек

Нет комментариев