Чаллы урамнары
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнары

Шәһәребез урамнары, проспектлары һәм бульварларына багышланган сәхифәбездә бүген Яңа шәһәрдә урнашкан «КАМАЗ-Мастер» командасы урамы, шулай ук данлыклы автокоманданың тарихы белән танышырбыз.

«КАМАЗ-Мастер» командасы урамы

«КАМАЗ-Мастер» командасы урамы Яңа шәһәрдә, «КАМАЗ» заводы тирәсендәге торак кварталлар төзелгән чорда барлыкка килгән. Ул данлыклы автокоманда хөрмәтенә аталган. Әлеге урам совет чорында төзелгән комплексларга, шул исәптән 17нче комплекс йортларына тоташып тора.

Шуңа күрә биредә 1980 еллардагы Чаллы атмосферасы бүген дә сакланган дияргә була. Нәкъ менә шул үзенчәлеге аркасында 2023 елның көзендә биредә Шамил Идиятуллин романы буенча төшерелгән «Город Брежнев» сериалының кайбер күренешләре яздырылды.

Озак еллар дәвамында урам инфраструктура һәм төзекләндерү проблемалары белән очрашты. Матбугатта биредәге юлларның начар торышы, «сакаллы» объектлар, рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр турында язылды. Шулай ук төзелеп бетмәгән күпернең язмышы да берничә тапкыр күтәрелде.
Соңгы елларда урам күзгә күренеп үзгәрде. Биредә заманча торак комплексы төзелде, яңа сәүдә үзәкләре һәм ябык машина кую урыннары барлыкка килде.

Данлыклы автокоманда тарихы

«КАМАЗ-Мастер» командасы исә 1988 елда «КАМАЗ»ның Фәнни-техник үзәге базасында оештырыла. «Дакар» раллиенда һәм башка халыкара ярышларда яулаган җиңүләре нәтиҗәсендә ул Чаллының төп символларының берсенә әверелде. 

Команда «Дакар» раллие тарихында иң күп титул яулаган такымнарның берсе буларак билгеле. Чаллылылар әлеге ярышта 15 тапкыр җиңүгә иреште («Дакар-2022»не дә кертеп). «Ефәк юлы» раллиендә исә команда 12 тапкыр беренче урынны алды.

Төрле елларда спортчылар «КАМАЗ-4310», 49250, 49252, 4911 EXTREME, 4326-9 модельләрендә, шулай ук К4 һәм К5 спорт йөк машиналарында (КАМАЗ-43509, 435091) чыгыш ясады. Команданың танылган пилотлары арасында Владимир Чагин, Фирдәвес Кабиров, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов бар.

2023 елның ноябреннән команданы Эдуард Николаев җитәкли. Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән Владимир Чагинны алмаштырды. Хәзерге вакытта Владимир Чагин «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлыгы идарәсен җитәкли,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 
Команда фото: https://kamazmaster.ru сайтыннан
Урам  фото ачык чыганаклардан
 


Чаллыга 400

Нет комментариев