24 майда мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.
24 майда мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шул рәвешле, 25 майдан I сыйныф укучылары җәйге каникулларга китә, ә IX һәм XI сыйныф укучылары чыгарылыш имтиханнары тапшыра башлый. Калган барлык укучылар да 31 майга кадәр укый, аларның җәйге каникулы 1 июньнән башлана, – дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чаллыда быел 9нчы сыйныфны - 5261, 11нче сыйныфны 2000нән артык укучы тәмамлый. Аларның дәүләт имтиханнары инде бу атнада башлана.
Аларның графигы белән әлеге язмада таныштырган идек.
Нет комментариев