Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарында Whoosh электр самокатларында йөрергә рөхсәт итәрләрме-юкмы?

Whoosh сервисы Чаллы Башкарма комитеты тарафыннан куелган барлык таләпләрне дә үтәде. Шул сәбәпле аларга 86 электр самокатын кире кайтардылар.

27 апрель көнне Whoosh сервисы шәһәр хакимияте һәм сәүдә үзәкләре белән бернинди килешү төземичә, ягъни үз белдеге белән, шәһәр урамнарына 500 электр самокаты куйган иде. 3 май көнне, булган тәртип бозуларны исәпкә алып, шәһәр районнары администрацияләре хезмәткәрләре законсыз урнаштырылган әлеге транспорт чараларын «Тулпар-1» стоянкасына чыгарды.

Бүгенге көнгә Whoosh сервисы шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан куелган барлык таләпләрне дә үтәде. Шул сәбәпле аларга 86 электр самокатын кире кайтардылар. 

“Якын арада без кабаттан Чаллыда электр самокатлар сервисын эшләтеп җибәрергә уйлыйбыз. Әлегә бу мәсьәләнең нечкәлекләрен өйрәнеп бетерәсе бар”, - ди компания хезмәткәрләре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы