Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә башладылар

2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары үткәреләчәк. Чаллының “Изгелек” реабилитация үзәгенә йөрүчеләр бу уеннарга инде күптәннән әзерләнә башладылар.

Учреждениедә сентябрь аеннан бирле көндезге төркемнәр булдырылды. Биредә 18 яштьән алып 40 яшькә кадәрге инвалидлар көненә 4әр сәгать шөгыльләнә. Беренче төркем иртәнге 8дән 12гә кадәр, икенче төркем көндезге 1дән кичке 5кә кадәр килә. Һәр төркемгә унар кеше йөри. Үзәкнең директор урынбасары Исламия Агмалова  әйтүенчә, әзерлек чаралары махсус план нигезендә алып барыла.

“Бүгенге көндә реабилитация үтүчеләр белән биредә өстәл уеннары, күңелле стартлар, йөгерү, хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Үзәккә йөрүчеләр “FIT-5”, “МАТР” программалары буенча шөгыльләнәләр”, – ди ул.

“FIT-5” программасы (редакция искәрмәсе: FIT «fitness» сүзенең кыскартылган варианты, яхшы формада булу дигәнне аңлата) өч максатны күздә тота:

– атнага 5 тапкыр физик күнегүләр ясау;

– көненә 5-әр җиләк-җимеш ашау;

– көненә 5-әр шешә су эчү.

МАТРга килгәндә  – ул хәрәкәт активлыгын арттыручы күнегүләр программасы.  Спортның рәсми төрләре буенча Махсус Олимпиадада катнашырга сәләтле булмаган, авыр когнитив һәм физик кимчелекләре булган кешеләргә билгеләнгән. Шуңа да белгечләр үзәккә йөрүчеләргә шәхси якын килеп һәм кызыксынуларыннан чыгып махсус күнегүләр үткәрәләр.  Әлеге программа кысаларында катнашучыларның футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы буенча уен күнекмәләрен  дә үстерәләр.  Болардан тыш, инвалидлар дәвалау физкультурасы бүлмәсендә махсус аппаратларда да шөгыльләнәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X