Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы-2021» хәйрия акциясе старт алды

Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы - 2021» хәйрия акциясе башланды. Чара Яңа елны хастаханә стеналарында каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.

«Ел саен без бәйрәмгә мохтаҗ кешеләргә – «Кама балалар медицина үзәгендә» дәваланучы, шулай ук «муковисцидоз» диагнозлы балаларга бүләкләр тапшырабыз. Нәкъ менә син аларның Яңа ел кәефен күтәрә аласың!»,- дип әйтәләр оештыручылар.
Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авыруы булган балаларга тапшырылачак.
25 декабрьгә кадәр һәркем үзенең белем бирү оешмасының студентлар советы яки «Нур» яшьләр үзәгендә урнашкан Шәһәр студентлар советы кабинеты аша бүләкләрен тапшыра ала.
Ел саен үткәрелә торган акцияне студентлар үзидарәләре, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм битараф булмаган чаллылылар ярдәме белән «Шәһәр студентлар советы», «Нур» яшьләр үзәге оештыра. Тулырак мәгълүмат – https://vk.com/wall-385266_14527. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел