Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Garage Sail» балалар ярминкәсе һәм уены узды

«Garage Sail» елына 2 тапкыр — Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә.

Чаллы мөхтәсибәте балалар өчен гадәти булмаган чара уздырды. «Нур Ихлас» мәчете янында «Garage Sail» балалар ярминкәсе һәм уены үтте.
Мәчетнең уң ягына һәм сул ягына 10 сату урыны урнаштырылды. 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшь сәүдәгәрләр мәхәллә халкына үз товарларын тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Балалар уенчыклар, кул эшләнмәләре, китаплар, камыр ризыклары, эчемлекләр һәм башка бик күп әйберләр сатты. Шунысы игътибарга лаек, җыелган акчаларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды.
Чара алдыннан оештыручылар катнашучыларга ярминкә кагыйдәләрен аңлатты. Сатыла торган товарның бик яхшы хәлдә булуы, 5 сумнан алып 1000 сумга кадәр торуы, моннан тыш сәүдә ноктасының бизәлгән булуы шарт иде.
Оештыручылар сүзләренчә, «Garage Sail» елына 2 тапкыр — Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә. Әлеге уен балаларга коммуникатив күнекмәләрне үстерергә, төрле яшьтәге чит кешеләр белән аралашырга, математик белемнәрне ныгытырга, яңа дуслар табарга ярдәм итә, шулай ук хәйриячелектә катнашырга мөмкинлек бирә. 

Фото: http://dumrt.ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз балалар