Чаллыда җитештерү коворкингын оештырырга телиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җитештерү коворкингын оештырырга телиләр

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында үзмәшгульләр саны арта. Әйтик, хәзер 164 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән.

ТР буенча иң ныгы хезмәт күрсәтү өлкәсе үскән —чәчтарашханә, чәчәк студияләре, такси йөртү, хәтта маркетинг хезмәтләре.  
Үзмәшгульләр саны арту сәбәпле, Тукай районы үзмәшгульләр ассоциациясе җитәкчесе Эльфат Хәбибрахманов Чаллы шәһәре территориясендә җитешетерү коворкингын ачу тәкъдиме белән чыкты, чөнки биредә бик күп техник мәйданнар тупланган.  
Мэр Наил Мәһдиев ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшлекле сәфәр

Нет комментариев