Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кыз, эт сатып алам дип, акчасыннан колак каккан

Аның померанский шпиц токымлы этне аласы килгән.

39 яшьлек хатын-кыз дүрт аяклы дус алып, балаларын сөендермәкче булган. Этне ул игъланнар сайтында эзләгән. Якын арада эт хуҗасы белән элемтәгә кергән. Сатучы ир-ат эт фотографиясен күрсәткән һәм бәясен әйткән. Хатын-кызга эт бик ошаган, бәясе дә кулай булган. Шуннан соң ир әлеге хатын-кызга акча күчерер өчен сылтама җибәргән. Хатын-кыз бу түләү системасы белән кулланганнан соң аның картысыннан 17 меңгә якын акчасы юкка чыккан. Шул ук вакытта «түләү узмаган» дигән хәбәр дә килгән.

Хатын-кыз үзенең алданганын аңлап, полициягә гариза язган.

Хәзерге вакытта  ир-атны эзләү эшләре дәвам итә. Аның телефон номеры Краснодар краенда теркәлгән.

Фото: for-pet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев