Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкән сыйныф укучылары Кама балалар медицина үзәгенең пациентларын котладылар

А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 нчы медицина профильле "В" сыйныфы укучылары Яңа ел уңаеннан Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен бәйрәм мохите тудырдылар.

Алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлеге палаталары буйлап уздылар һәм яшь пациентларга укучыларның ата-аналары белән берлектә җыелган татлы бүләкләрне тапшырдылар.  
Балалар, хастаханә палатасында Кыш Бабай белән Кар Кызын күреп, шунда ук Яңа ел шигырьләрен һәм җырларын искә төшерделәр. Балалар белән саубуллашканда, Кыш Бабай һәм Кар Кызы нәни пациентларга тизрәк терелүләрен теләделәр.
Билгеләп үтик, быел профильле сыйныфның өлкән сыйныф укучылары өчен Кама балалар медицина үзәге бүлекчәләрендә практика оештырылды. Лицеистларны укыту программасына «Медицина нигезләре», «Химиянең өстәмә бүлекләре», «Биологиянең өстәмә бүлекләре» кебек фәннәр кертелгән.  
«Медицина нигезләре» фәне буенча гамәли дәресләр атна саен октябрьдән башлап майга кадәр Кама балалар медицина үзәге базасында уза һәм медицина белемнәренең нигезләрен өйрәнүгә һәм авыруларны карау күнекмәләрен ныгытуга багышланган. 11 нче медицина сыйныфын уңышлы тәмамлаган очракта, укучыларга электрон волонтерлык кенәгәсе рәсмиләштерелә, ул югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау