Чаллыда Мариупольдән килүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Мариупольдән килүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе уздырыла

Бүген Чаллыда Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылачак. Исегезгә төшерәбез, алар Мариупольдән автокалага узган шимбәдә килгән иделәр.

Вакансияләр ярминкәсен Чаллының мәшгульлек үзәге оештыра, ул сәгать 9да "Жемчужина" санаториендә үткәреләчәк.

Берничә көн элек Украинадан килүчеләр белән шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев очрашкан иде, ул кешеләргә нинди ярдәм кирәклеге турында кызыксынды. Ул вакытта гаиләләр эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтүне сораганнар иде.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе "КАМАЗЖилбыт" кунакханәсендә булды. Алар Украинадан килүчеләрнең хәлләре белән кызыксынды.   

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев