Чаллыда мумия хәленә җиткән кеше тапканнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мумия хәленә җиткән кеше тапканнар

ГЭС бистәсенең 3нче комплексындагы йорт подъезды буенча күршеләр чаң суга. Алар полиция бүлегенә шалтыратып, инде күптән 79 яшьлек ялгыз хатын-кызны күрмәүләре турында хәбәр итәләр.

Сигнал буенча килгән участковый  йокы бүлмәсендә юрган астында үлгән хатын-кызны таба. Мәет мумия хәлендә.

Үлеменең сәбәпләре, вакыты һәм шартлары билгеләнә. Хатын-кызның фатирда күпме булуын ачыклау өчен махсус суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Бу хакта "Челнинские известия"хәбәр итә.

18+

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев