Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда почтальоннарны солдатлар алыштырды

«Шәһри Чаллы» газетасына язылып та, аны укырга тилмерүчеләр күп. Шәһәр Почтамтында почтальоннар җитми дип җавап бирделәр. Шул хәлдән чыгу өчен, монда армия хезмәтен альтернатив юл белән үтүче егетләрне кабул итә башладылар.

Бүгенге көндә Чаллыда шундый 10 «солдат» эшли. Аларның хезмәт срогы – 1,5 ел. Егетләр хат ташучы яисә элемтә операторлары булып урнаша алалар.
Хәбәрчебез Зөһрә Вәлитова Чаллыда почтальон егетләрнең ничек эшләүләрен өйрәнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы