Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Роспотребнадзор вакцинация таләпләрен бозган эш бирүчеләрне ачыклады

Чаллыда санитар-эпидемияләргә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шул исәптән эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә.

Узган атнада Роспотребнадзор 22 хуҗалык итүче субъектларны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган.
«Без «Пятерочка» кибетләре челтәрен тикшерәбез, дүрт кибеттә җитешсезлекләр ачыкланды: берсендә – вакцинация үтү комплексын төгәлләмәгәннәр, икенчесендә – эш башлану алдыннан термометрия, вируска каршы чараларны кулланып дезинфекция тулысынча үткәрелмәгән. Шулай ук Гидростроительләр ур., 4 адресы буенча урнашкан «Инсайт» клиникасында бозулар ачыкланды. Вазыйфаи затны 6.3 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзүгә чакырдылар», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус