Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тәмәкене кәнфиткә алмаштырдылар

Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган махсус акция Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә уздырылды. Чара «Тәмәкене кәнфиткә алмаштыр» шигаре астында үткәрелде.

Хастаханәнең профилактика бүлеге мөдире Андрей Борисов шәһәр халкына әлеге начар гадәтнең зыяны, нинди куркыныч авыруларга китерергә мөмкин булуы турында сөйләде, ә шәфкать туташлары исә махсус буклетлар таратты һәм үтеп баручыларга тәмәкене кәнфитләргә алмаштырырга тәкъдим итте.

Медицина хезмәткәрләренә шәһәр халкы: «Тәмәкедән баш тарту минем сәламәтлегемә нинди файда китерә?» дигән сораулар да биргәннәр.

– Моңа җавап бирәбез, – диләр хастаханә шәфкать туташлары. – Беренчедән, хроник авырулар барлыкка килү куркынычы кимиячәк һәм сез озаграк яшисез. Сезгә суларга җиңелрәк булачак, «тәмәке тартучы ютәле» юкка чыгачак. Сездән тәмәке исе килеп тормас. Шулай ук тешләр – ак, чәчләр – ялтыравыклы, тән тиресе саф булачак. Сез спорт белән озаграк шөгыльләнә алачаксыз. Моннан тыш ризык күпкә тәмлерәк булачак. 

1 сәгать эчендә 37 Чаллы кешесе тәмәкесен кәнфиткә алмаштырган. Мондый акция дәвамлы булачак әле, дип белдерәләр медицина хезмәткәрләре. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев