Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа газета чыкты

“Шәһри Чаллы кичләре”н укучыларыбыз һәр җомга көнне алачак. Ул моңарчы чыгып килгән газетаның дәвамы. Монда тормыш мизгелләре, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар, кызыклы интервьюлар урын алачак.

Кичләрен кеше нишли? Эштән соң бераз бушап тормыш турында уйлана, гаиләсе, дуслары белән җыелып киңәш-табыш итә, көлке тыңлый, җырлап күңелен күтәрә. “Шәһри Чаллы кичләре” шундый рухта булачак. 
Бүгенге санның беренче битендә җырчы Илмира Нәгыймова белән интервью чыкты. Ул анда әле моңарчы бер кем белән дә сөйләшмәгән серләрен ачты. Тормыш иптәше җырчы Руслан Кираметдинов белән аерылышкач, популяр җырчы Чаллыдан Казанга күчәргә булган. 
“Шәһри Чаллы кичләре”нең алдагы саннары да шундый мавыктыргыч һәм кызык булачак. Көтегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы