Фельдшер, тәнендә кыйналган эзләрне фотога төшереп, гариза язарга ниятли.
Ашыгыч ярдәмгә Чаллыда яшәүче бер хатын-кыздан чакыру килгән. Ул үзен әнисе кыйнавы хакында хәбәр иткән.
Табиблар тиешле адрес буенча килгән. Фатирга кергәч, хуҗабикә фельдшер кызга ташланган һәм аны кыйнарга керешкән. Табиблар полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Фельдшер, тәнендә кыйналган эзләрне фотога төшереп һәм үзен рәнҗеткән хатын-кызга карата тиешле чара күрүне сорап, гариза язарга ниятли.
Нет комментариев