Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы «Нур-Ихлас» мәчете каршындагы мәдрәсәне быел ачарга җыеналар

Мәдрәсә мәхәллә кешеләре биргән хәйрия акчасына төзелә. Биредә имам өчен фатир да булачак.

Чаллыда «Нур-Ихлас» мәчете каршындагы ислам, гарәп каллиграфиясе нигезләрен өйрәтү курсларын оештыру өчен уку корпусын төзү төгәлләнеп килә. 

Ике катлы бинада алты сыйныф, ике фатир була. Фатирларның берсе — мәчет имамына яшәү өчен билгеләнгән, икенчесе — әлегә буш, шулай ук буш бүлмәләр бар, алар киләчәктә арендага тапшырылачак. Беренче кат ирләргә, икенче кат хатын-кызлар өчен бирелә.

Әле бүлмәләргә керү өлешендә эшләрне тәмамларга, шул исәптән хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле кешеләр өчен пандус яки күтәрткеч төзергә һәм территорияне төзекләндерергә кирәк. «Боларның барысын да эшли алсак, быел, өлгермәсәк, киләсе елга ачачакбыз. Әмма өлгерергә тырышырбыз — гадәттә курслар октябрь аенда башлана», — ди шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфис хәзрәт Гайфуллин.

«Һәр мөселманга да һөнәри белем кирәкми. Аның бирегә килүе һәм ислам нигезләрен өйрәнүе дә җитә», — ди ул.

48нче комплекста объект мәхәллә кешеләре акчасына төзелә. Проект 2017 елда әзерләнгән, төзелеш 2018 елның сентябрендә башланды.

Фото: islamtatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз