Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яңа трамвайлар кайта

Шәһәребезгә Мәскәүдән яңа трамвайлар кайта башлады. Мәскәү хөкүмәте шәһәребезгә 10 трамвай бүләк итә дип язган идек инде. Менә алар кайта башлады инде.

71-619А трамвайларын Чаллыга автомобиль тралы белән кайтару тендерын Чистай эшмәкәре Резеда Фәтхетдинова откан. Ул бу эш өчен 1,33 млн сум тәкъдим иткән. Башкарма комитет конкурс шартлары буенча максималь 1,93 млн сум күрсәткән иде.
Тендер документлары буенча трамвайлар ел ахырына кадәр шәһәргә кайтырга тиеш. “Бүгенге көндә Чаллыга 6 трамвай кайтарылган инде. Без атнасына ике трамвай кайтарыбыз”, - диләр Фәтхетдинова хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X