Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылы Язилә Галиева: «67 яшемә җитеп, мондый янгынны күргәнем юк иде әле».

Янгын нәтиҗәсендә 26 бакча йорты тулысынча янып бетте, шуларның 18 ташландык булган.

Язгы  айларда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында еш кабатланып торса да, бәхетсезлекләр кимеми. Узган май бәйрәмнәрендә шәһәребездә тагын берничә янгын очрагы теркәлде. Аларның иң зурысы – “Кама” бакчачылык ширкәтендә. 

Күңелсез хәл 7 май көнне булды. Ял көннәреннән файдаланып, бакчада эшләргә, ял итәргә килгән бакча хуҗалары янгын сүндерергә мәҗбүр булдылар.

Язилә Галиева чәй эчеп утырганда веранда тәрәзәсеннән төтен күреп урамга чыга. Ул якындагы кырда коры үлән яна башлавын күреп, куркып, чыгып йөгерә.

– Улым белән кырга чыгып чаптык. Каршыдагы күршебез Сашаның мунчасына ут якынлашып килә иде, без аңа су сибәргә тотындык. Аннан соң шартлау ишетелде, борылып карасам, уң якта бакча йортлары дөрләп яна, берәүнең газ баллоны шартлады. Ул көнне җил бик каты иде, ут өскә таба менеп китте. Аллаһның рәхмәте, безнең йортны читләтеп узды. Әгәр дә Сашаның йортына ут капса, без дә янган булыр идек, – ди Язилә ханым. – 67 яшемә җитеп, мондый янгынны күргәнем юк иде эле.

Язилә Галиева өчен, үзе әйтмешли, бакчасы - “Төркия дә”, “ял йорты”, диңгез дә. Алар 42 ел бакча тоталар, ишегалларында тавыклар, үрдәкләр йөри, түтәлләргә әйберләр дә утыртып өлгергәннәр. Бал кортлары да булган. Кырда 10 умарта торган. Янгын чыккач, берсен генә коткара алганнар, 9 умарта янган.

Александр Поповның ике катлы бүрәнә йорты, мунчасы, бассейны янып беткән. Янгын чыккан территория  аның участогы артында гына урнашкан.

– Үзем эштә идем. Миңа шалтыраттылар. Монда килгәндә, йортым дөрләп яна иде, –  ди ул.

Александр Попов бу йортны биш ел элек җиткергән булган. Җомга көнне монда балалар, оныклар белән бергә килеп, ял итәргә планлаштырганнар. Оныкларына саф һавада уйнар өчен барлык шартлар да булган: атынгычлар, комлык, бассейн, беседка. Бүген алардан хәрабәләр генә калган.

Илсөяр Рамазанованың да йорты тулысынча янып беткән.

– Бу бакча миңа әниемнән калган иде. Истәлек кебек саклап, карап тора идем мин аны, – ди ул. – “КАМАЗ” төзелгәнгә хәтле җиткерелгән бакча ширкәте  ул. Хәзер яңадан йорт җиткерә алмам инде, яшем дә бар, бәрәңге булса да утыртырмын быел. Ут та юк, баганаларына зыян килгән.

Илсөяр ханым сүзләренчә, янгын көчле җил тәэсирендә тиз таралды. Элек бу җирләр уку-производство мәйданчыгы хуҗалыгына караган. Ул вакытта монда бәрәңге үстергәннәр, аннан арпа, борчак чәчкәннәр.

Янгын чыккан авыл хуҗалыгы җирләре Тукай районына карый.

Янгын нәтиҗәсендә 26 бакча йорты тулысынча янып бетте, шуларның 18 ташландык булган. Янгын мәйданы 800 кв. м тәшкил иткән, 550 кв метрында коры үлән янган. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәде.

Белгечләр янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X