Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларга пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр

2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертеләчәк.

 Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Физик затлар өчен сумма ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә халык өчен бәйрәм фейерверкларын аттыру өчен өч махсус мәйданчык билгеләнгән.
«Алар – Җиңү паркы, Раскольников урамы буенча шәһәр пляжы янындагы мәйдан, шулай ук ГЭС поселогындагы «Төзүче»  стадионы артындагы территория. Әлеге мәйданчыклар беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган, мәгълүмати стендларда пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр урнаштырылган», – дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Комсомол районы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Устимов. 
Фейерверкларны рәсми сату урыннарында гына сатып алырга кирәк. Пиротехник эшләнмәләр мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиеш. Бу эшләнмәнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли.
«Куллану буенча инструкцияне укырга иренмәгез. Фейерверк аттыручы кеше алдан җибәрү урынын билгеләргә тиеш. Беркайчан да айнык булмаган хәлдә пиротехникадан файдаланмагыз. Караучылар шулай ук куркыныч зонадан читтә булырга тиеш, бу 30 метрдан 50 метрга кадәр ераклык. Эшләнмәләрне яндырганда аларны кулда тотарга ярамый, фитильне сузылган кул ераклыгында яндырырга кирәк. Эш тәмамланганнан соң әлеге урынга кимендә биш минуттан да иртәрәк якын килергә ярамый. Биналарда пиротехник эшләнмәләрне куллану катгый тыела», - дип ассызыклады спикер.
Гражданнарның пиротехник эшләнмәләрдән файдалану мөмкин булган урыннарын кисәтү, ачыклау һәм булдырмау, шулай ук аларны билгеләнмәгән урыннарда сату буенча рейдлар үткәреләчәк.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пиротехника