Чаллының 2нче гимназия укучылары шәһәребез язучылары белән очрашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 2нче гимназия укучылары шәһәребез язучылары белән очрашты

Кунаклар кар­шында бер төркем язу­чылар - Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Бадикова чыгыш ясадылар.

Аяз Гый­ләҗев исемендәге Чал­лы татар дәүләт драма театрында урнашкан Татарст­ан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә укучылар белән очрашу узды. Мулл­анур Вахитов исеменд­әге 2нче татар гимна­зиясе укучылары, укы­тучылары, ата-аналар бүлек эшчәнлеге, театр тормышы белән таныштылар. Кунаклар кар­шында бер төркем язу­чылар - Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Бадикова чыгыш ясадылар. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин укучыларны Чаллы язучылары, бүлек тарихы белән якыннанрак таныштырды. 

Шулай ук театрның кече залында кунаклар белән түгәрәк өстәл янында фикер алышу булды. Очрашуга балалар сораулар әзерләп килгән, кыскача гына үзләре белән дә таныштырдылар. Ахырдан алар һәркайсы китап белән бүләкләнде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев