Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында  “Экояз – 2022” акциясе үтте

Акция кысаларында тәрбиячеләр, тар белгечләр балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрделәр.

Мисал өчен, 1 нче апрель көнне 2 нче мәктәпкә әзерлек төркеме “Без экологиянең дуслары” дип исемләнгән КВН да осталыкларын сынады. Балалар ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: экологиягә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, эко-эмблемалар ясадылар, аларны яклап сөйләделәр. “Кызыл китап” исеме астында плакат чыгардылар. “Планетабызны чүпләрдән арындырыйк” дигән хәрәкәтле уен уйнап, җитезлекләрен күрсәттеләр.

“Мондый чараларны үткәрү бик мөһим. Уеннар, ярышлар, мавыктыргыч әңгәмәләр аша кечкенәләрдә әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә”, - ди акцияне оештыручылар.

Альбина Сәгъдиева,

82нче “Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев