Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны биектән күрсәткән егет

Биектән ясалган сурәтләр аеруча матур, минемчә. Тик моның өчен телефон гына җитми, ә махсус җайланма кирәк. Алабугада яшәүче, Актаныш егете Алмаз Мәгәдиевнең андый очкычы бар. Дрон дип атала ул. Дүрт якка тырпайган аякчыкларында вертолет канатлары кебек нәрсәләр әйләнеп, аны җәһәт кенә һавага күтәрә. Алгы өлешендәге камера, ялт-йолт барын да төшереп бара. Дрон белән җирдән пульт ярдәмендә идарә итешле. Быел Алмаз Көзге Чаллы дигән клип та төшерде. Ул интернетта бик күпләрнең күңеленә хуш килде.

Шушы көннәрдә без әлеге талантлы егет белән очрашып, әңгәмә корып алдык. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Алмаз, бу шөгыль сине нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Мин кечкенәдән самолетлар белән кызыксынам. Аннары фото һәм видеолар төшерү белән дә мавыгам. Дронда шушы ике кызыксынуым берләште. Ул бик кечкенә, авырлыгы нибары 249 грамм. Әмма мөмкинлекләре мине әле дә шаккаттыра. Аның ярдәмендә төшерелгән видеолар җыелмасыннан аерым бер проектым да барлыкка килде. Ул Татарстаныбыз табигатен, шәһәрләрен биеклектән төрле ел фасылларында төшереп калганнарга да күрсәтү. Минем видеоларым чит илләрдә яшәүче дусларымның да игътибарын җәлеп итте. Мисал өчен, Калифорния штатында яшәүче бер дустым Россиянең, Татарстаныбызның матурлыгына соклануын һәм якын арада сәяхәт итәргә киләчәген белдерде.
– Ә үзеңне республикабызның кайсы район яки шәһәре әсир итте?
– Мин булган барлык шәһәрләр дә үзенчәлекле, һәрберсенең үз матурлыгы бар. Алабуга ул тарихи шәһәр, Казан турында инде әйтәсе дә юк... Кукмараның табигате хәйран калдыра, Әлмәтнең төзеклегенә шаккаттым. Ә Чистайның бер стильдәге архитектурасы, төзеклеге, матурлыгына сокландым. Анда архитектурада классик стиль хөкем сөрә. Ул хәтта яңа төзелгән йортларда да чагылыш таба. Аеруча, миңа Чистайдагы җәяүлеләр кичүе яктырткычлары хәйран калдырды. Анда ул тигез бер линия рәвешендә яктыртыла, мин башта «зебра» үзе янып торадыр дип уйладым. Аны, һичшиксез, үз күзләрең белән күрергә кирәк! Күренеп тора, моның өчен шәһәрлеләр һәм җитәкчелек тарафыннан бик күп көч куелган. Иң мөһиме: Татарстаныбызның кайсы район, шәһәренә барсаң да, көләч йөзле, ягымлы, кунакчыл кешеләр каршы ала. Минемчә, бу безнең иң төп байлыгыбыздыр да. 
– Алмаз, сер түгел, нинди генә проектка тотынсаң да, аны тормышка ашыру өчен азмы-күпме финанслар да кирәк.  Бу мәсьәләне ничек хәл итәсең, ярдәмчеләрең бармы?
– Матди ягына килсәк, әлеге проект тулысынча үз хисабыма башкарыла. Киңәш-тәкъдимнәр белән республикабызның район-шәһәрләрендәге «Татмедиа» ГАҖ филиалларындагы дусларым булыша. Алар миңа матур урыннарны күрсәтәләр, төшергән клипларымны социаль челтәрләрдәге төркемнәргә куялар.
– Синең дә инстаграм аккаунтыңда журналист, актер дип язылган. Белемең буенча син шулай да кем соң?
– Белемем буенча мин юрист. Әмма күңелем иҗатка тартыла. Журналист булу ул минем гадәти халәтем кебек. Мин гел нәрсә белән булса да кызыксынам. Аннары минем бабам да сугыш вакытында фронтта хәбәрче булган. Бер кулда корал, икенчесендә – каләм, - дип сөйли иде. Быел үземне Алабуга халык театрында актер буларак та сынап карадым. Өзелгән йөзем спектаклендә бабай булып уйнарга туры килде. Әле тагын бер хыялым тормышка ашты – пианинода уйнарга өйрәнәм. 
– Син һәрвакыт шулай актив, кыю егет булгансыңдыр?
– Мин мәктәптә укыганда бик тә оялчан идем. Кызлар белән түгел, теләсә кем белән сөйләшкәндә дә помидор кебек кызарып чыга идем (көлә). Башны аска иеп, аяк киемемнең башына карап басып торганнарым әле дә хәтердә.  Мәктәпнең соңгы классларында бу кимчелегемнең хыялларны тормышка ашырмаучы киртә булачагын аңлап алдым. Психология китаплары укыдым, уңышка ирешкән билгеле шәхесләрнең тормышы белән кызысына башладым, кумирларым барлыкка килде. Әлбәттә, әти-әнием һәм апам миңа булдыралганча ярдәм иттеләр. Мин әле дә күп нәрсәләргә өйрәнәм.
– Гаилә дигәннән, әле камыт кияргә җыенмыйсыңмы? Белгәнемчә, сиңа инде 30 яшь.
– Әлегә яраткан кешемне очратмадым. Бар вакытым проектыма багышланган.
– Димәк, киләчәктә әле син безне яңадан-яңа видеоларың белән куандырачаксың?
– Әлбәттә, бу проектны алдагы елда да дәвам итү теләге бар.  Баулы, Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск, Буа, Яшел Үзән һәм башка районнарны да күрәсе килә. 
– Бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы һәм хәерле юллар сиңа, Алмаз!

Айзирә Имамова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр