Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының картиналар галереясендә халыкара күргәзмә ачылды

Яр Чаллы картиналар галереясенең зур залында "Кочующие свитки.Хабар" күргәзмәсе эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу уникаль һәм легендар проект. Ул Россия, Азия, Европа рәссамнарының 1000 метр юлламаларын берләштерә һәм Евразия киңлекләре буенча 15 ел дәвамында күчеп йөри.

Шуны әйтергә кирәк, әлеге күргәзмә төрки мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен ТЮРКСОЙ мактаулы билгесе белән бүләкләнгән.
Проектның авторлары - Әлфия Ильясова Sargin (Татарстан Республикасы) һәм Наталья Николаева (Саха-Якутия Республикасы). Проектта катнашучылар арасында сәнгать осталары белән беррәттән әлегә танылмаган исемнәр дә бар: Ленар Әхмәтов, Хәмзә Шәрипов, Рабис Сәлахов, Булат Гыйльманов, Хәмит Латыйпов, Мадияр Хаҗиев, Земфира Бикташева, Рият Мөхәммәтдинов һ. б.
Сәнгать әсәрләре күргәзмәсе юлламалар кәрванын гәүдәләндерә. Мондый эшчәнлекне башлап җибәрү турында фикер, төрле киңлекләрдәге мәдәниятләрнең бердәмлеген аңлаудан, аларның бер-берсен хөрмәт итүдән һәм һәрберсенең әһәмиятлелеген аңлаудан барлыкка килә. Күргәзмәнең узенчәлеге - экспонатларны "төргәк" формасында тәкъдим итү.
"Хабар" күргәзмә контекстында, мөселман традицияләренә нигезләнеп, Мөхәммәт пәйгамбәрнең сүзләрен үз эченә алган һәм аның тормышы турында сөйләүче хикәяне аңлата.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә