Чәчегезне еш тарагыз
Яңалыклар тасмасы

Чәчегезне еш тарагыз

Көнгә өч тапкыр – иртән, көндез һәм кич – башка агач тарак белән 15 минут массаж ясарга кирәк, ди белгечләр.

Чәчне еш тарауның файдасы турында кызыклы фикер әйтә кытайлар. Бу – стресстан котылу өчен иң шәп чараларның берсе икән. Башны атнага бер – 35-40 градустагы су белән юарга, ә баш югач, кайнар душта коенмаска. 

Чәчне агач тарак белән төрле якка таба тарарга. Көнгә өч тапкыр – иртән, көндез һәм кич – башка агач тарак белән 15 минут массаж ясарга. Бу гомерне озайту өчен көн саен җәяү йөрү кебек үк әһәмияткә ия, дип раслый кытайлар.

Кытай акыл ияләре өйрәтүенчә, гомерне даими рәвештә С һәм Е витаминнары куллану да озайта. Кытай фармацевтлары миндаль чикләвеген бик мактый. Бу чикләвектә күзәнәкләрне тергезүче В17 витамины күп, ди алар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев