Патологоанатом коронавирустан үлгән кешеләрнең зыян күргән органнарын тасвирлаган.
Иркутск Клиник дәваханәсенең баш патологоанатомы Людмила Гришина сөйләгәнчә, коронавирус беренче чиратта үпкәләрне зарарлый. Атап әйткәндә, үпкәләр бик нык шешә. COVID-19 авырулы пациентларның үпкә авырлыгы 2 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.
- Бүген, мәсәлән, коронавирустан үлгән кешене тикшердек. Бавыр, йөрәк - барысы да тәртиптә. Әмма һәрбер үпкә авырлыгы 1,5 килограмм иде. Ул өч атна дәвамында авырды, - ди Гришина.
Аның мәгълүматлары буенча, COVID-19 үпкәләрне генә түгел, барлык органнарны да зарарларга мөмкин. Ул вакытта үлгән кешене цинк табутта күмәләр. Моннан тыш, еш кына үлем сәбәбе - үпкә артериясе ябылуы. "Биш минут эчендә кеше үләргә мөмкин. Бик газапланып үләләр. Кешеләр сулый алмый интегә ", - ди ул.
Менә шушындый хәлгә калмас өчен җәмгыятьтә күрелүче саклану чараларын, аерым алганда, халык күп йөргән урыннарда битлекне мотлак кию зарурлыгын онытмаска кирәк!
Нет комментариев