Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Депутат әфганчының фатирына ремонт ясады

Шәһәрдәшебез, хәрби хәрәкәтләр ветераны, әфганчы Рафис Сәхиповның фатирына капиталь ремонт ясарга кирәклеге турында инде язган идек.

Әлеге игелекле эшкә «СтройТраст» компаниясе генераль директоры, «Рост» партиясеннән шәһәр советы депутаты Раил Минегалиев алынды. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Рафис абый, ниһаять, яңартылган, кирәкле өй җиһазлары куелган фатирына күченде. 

Әфганчының 18нче комплекста урнашкан бер бүлмәле фатиры яшәргә яраксыз иде: биредә электриканы тулысынча алмаштырырга, стена, идәннәрне, түшәмнәрне тигезлэп буярга, җиһазларны яңартырга кирәклеге ачыкланды. 

– Безгә ярдәмгә күп эшмәкәрләр, оешмалар кушылды. Алар ярдәме белән бар эшне башкарып чыктык. Фатирда капиталь ремонт вакытында Рафис абый сугыш ветераннары госпиталендә махсус реабилитация үтте. Без эшне озак тотарга тырышмадык. Аллаһка шөкер, 1 ай дигәндә ремонт тәмамланды, – дип сөйли «СтройТраст» компаниясенең әйдәп баручы экономисты, шәһәр советы депутаты ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов.  

– Мондый бәхет турында хыялланырга да курка идем! Килеп керүгә фатирымны танымадым. Бөтен нәрсә яңа бит... Яңа фатирым булды. Миңа ярдәмгә алынган бар кешегә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм! Барысына да исәнлек-саулык, озын гомерләр насыйп итсен, – ди күз яшьләре белән Рафис Сахипов.  

Иганәче депутат Раил Минегалиевтан ветераннарга ярдәм итү проектының ни дәрәҗәдә дәвамлы булуы турында кызыксындым. 

– Рафис абый Сахиповның фатиры бик начар хәлдә иде. Яши алмаслык дәрәҗәдә диярлек! Ә «Ветеранга ярдәм» проекты турында күптән уйлап йөри идем. Бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Мондый эшләрне бер тапкыр гына башкару белән чикләнергә ярамый! – дип сөйли Раил Габделхәевич.

Фатирны «ачу» бәйрәменә Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да килде. Әфганчыга ул да кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Моннан тыш «СтройТраст» компаниясеннән дә саллы гына бүләкләр булды. 

– Рафис белән 2019 елда инвалидлар декадасына әзерләнеп йөргәндә таныштык. Шуннан бирле аны шефлыкка алдык, һәрдаим ярдәм күрсәтеп тордык. Аның начар хәлгә килгән фатирда яшәвен депутат Раил Минегалиевка житкердек. Бүген хәл танымаслык булган – фатирдан, кем әйтмешли,  оҗмах ясаганнар, – ди «Уют» ТОС рәисе Мәрьям Мостафина. 

Әлбәттә, Раил Минегалиевны һәм аның кул астында эшләүчеләрне дә, «Ветеранга ярдәм» проектына кушылучы башка игелекле затларны да чит кешегә булышырга беркем дә мәҗбүр итми. Кешеләрнең проблемаларына битараф кала алмыйлар алар. Әфган сугышыннанан кайткач та бик күп  сынауларына дучар булган Рафис Сахиповның яңа тормыш башлавы, аның яшәүгә өмете уяну – алар өчен иң кыйммәтлесе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев