Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дәниф Шәрәфетдиновның улы мәртәбәле бәйгедә җиңде

Диплом һәм чәчәк белән бүләкләнде.

Моңлы җырчыбыз Динар Шәрәфетдинов әти-әнисен, шәһәрдәшләрне үзенең иҗади уңышлары белән сөендерүен дәвам итә. 

Ул яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә катнашты. Һәм икенче урын яулады. Динарның әлеге мәртәбәле җыр бәйгесендә җиңүе белән котлап, фестивальдә нинди җыр белән катнашуын сорадым. 

– Мәшһүр татар җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә беренче тапкыр гына катнаштым. Бик тырышып, ныклап әзерләнсәм дә, нык дулкынландым. Фестивальдә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән Галимҗан ариозасын башкардым. Икенче урын бирделәр. Мин бик шат, – диде ул.

Динар диплом һәм чәчәк белән бүләкләнде. 

Динар Шәрәфетдинов –  Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе студенты. Буш вакытларында ул төрле мәдәни чараларда катнаша. Тамашачылар аны җырларны җиренә җиткереп, югары профессиональ дәрәҗәдә башкарганы өчен ярата.

Сүз уңаеннан, быел Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручыларның Халыкара  фестиваленең Гран-при бүләге 2 кешегә бирелде. Алар – Акылбәк Пиязов (Үзбәкстан) һәм Дамир Пиязов (Башкортостан).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү Динар шәрәфетдинов Дәниф ШАРАФУТДИНОВ