Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ел табибы – Ак чәчәкләр” премиясенә гаризалар кабул ителә

Республикакүләм конкурс

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы “Ел табибы – Ак чәчәкләр” премиясенә гаризалар кабул итә башлады. Премия медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә, аның җәмәгатьчелектә әһәмиятен арттыруга, иң нәтиҗәле эшләүче медицина оешмаларын ачыклауга юнәлдерелгән. Конкурста табиблар, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре, фармацевтлар да катнаша ала. Алар “Ел табибы”, “Уникаль очрак”, “Елның медицина хезмәткәре”,”Сәламәтлек саклау легендасы”, “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинацияләре буенча билгеләнәчәк. 

Конкурсның беренче этабы шәһәр медицина учреждениеләрендә үткәрелә. Шәһәркүләмендә сайлап алынган белгечләр республика конкурсы финалына чыга. 

Гаризалар 1 апрельга кадәр кабул ителә. 

“Ел табибы – Ак чәчәкләр” нигезләмәсе белән моннан танышып була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс