Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электронмы, кәгазьме?

9 меңнән артык чаллылы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе һәр хезмәткәргә 2020 елның 31 декабренә кадәр, хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыккан төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР